Ветераннарда кунакта
Яңа Кырлай авылы җирлегенең тыл ветераннарын Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80еллыгы белән котлап, 13нче февраль көнне һәрберсенең өйләрендә булып, хәлләрен белеп кайттык. Өлкәннәребезне хөрмәтләп район Башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы ветераннарыбызга район башлыгы исеменнән котлаулар, Бөек Җиңүнең 80еллыгы уңаеннан булдырылган медальләр һәм күчтәнәч пакетлары тапшырды. Ә без өлкәннәребезнең сугыш чорындагы батырлыкларын, хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, хатирәләр яңарттык. Укучылар әдәби - музыкаль композиция тәкъдим иттеләр.