Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Халыкара куркынычсыз интернет көне"

«Халыкара куркынычсыз Интернет көне» ел саен февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көннең төп идеясе-Интернет челтәрен кулланганда куркынычсызлыкны саклау турында искә төшерү. 11 февраль көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә «Куркынычсыз интернет көне» дигән әңгәмә-дәрес үткәрелде. Чараның мөһим бурычы мәгълүмати куркынычсызлык һәм Интернет челтәрендә аралашу этикасы булды. Китапханәче балаларга интернет челтәрендә эшләгәндә төрле алдаулардан һәм мошенниклыктан саклануның төп кагыйдәләре барлыгын һәм бөтендөнья пәрәвезенең куркынычлыгы турында искә төшерде, шулай ук цифрлы технологияләрне куркынычсыз куллану турында киңәшләр бирелде.