Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Татарстан дәүләт гербы көне”

7 февраль – Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Бу көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә “Татарстан дәүләт гербы көне” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапларга күзәтү вакытында китап укучыларга 1992 елда кабул ителгән Дәүләт гербындагы төсләрнең, сурәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмат бирелде. Укучылар, гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.