"Ни өчен немецлар Сталинград тозагына эләккән?»
3нче февраль көнне Сталинград сугышы батырлары истәлегенә багышлап, Россиянең Хәрби дан көнен билгеләп үттек. Совет гаскәрләренең Сталинград өчен барган каты бәрелешләре турында онытырга мөмкин түгел. 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан китапханәдә "Таяныч" клубына йөрүчеләр белән китап укучылар конференциясе узды.
Чарада катнашучылар белән тарихи моментларны: Сталинград янындагы авыр сугышны, якташ Героебыз Иске Кишет авылында туган Гани Беккин улы Сафиуллин батырлыгы турында чыгышлар аша хәтердә яңарттык.