#Своихнебросаем акциясе.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылларының иң уңган, булган ханымнары белән(15кеше) 100 күкәйгә токмач җәеп куйдык. Бик зур рәхмәт сезгә, токмач кисү осталары, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык телим, сау-сәләмәт булыгыз. Аерым зур рәхмәтебезне безгә кереп эшләү өчен эш урыны һәм техникасы белән ярдәм итүче "Кырлай" кафесы хуҗалары Хатибуллина Нәсимә Гариповна һәм менеджер Гатина Айназга, биредә эшләүче кызларга җиткерәбез. Сугышлар тукталсын, илебездә тынычлык урнашсын иде инде, Амин!