Үзәк чыршы ачу тантанасы
Ул Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланды. Аннан мәгариф идарәсе, “Арча хәбәрләре” район газетасы белән “Арча” телерадиокомпаниясе, “Казан арты” тарих-этнография музее белән үзәк китапханә, сәнгать мәктәбе, “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арча педагогика көллияте, халыкны социаль яклау бүлеге белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, мәдәният йортлары, Укучылар сарае, балалар бакчалары Кыш бабайлары һәм Кар кызлары белән әкият геройлары сәхнәгә чыкты. Бәйрәм салют белән тәмамланды. Яңа Кырлай авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә (Кыш бабай һәм Кар кызы) Арча районының үзәк чыршысын ачу тантанасында катнашты.