Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Кызыклы фәннәр илендә»

4-10 гыйнвар көннәрендә Яңа Кырлай авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен Фән һәм техника атналыгына багышланган «Кызыклы фәннәр илендә» дигән күргәзмә эшли. Ул балаларның һәм яшьләрнең интеллектуаль–иҗади сәләтләрен үстерүгә, үзлегеннән белем алуга кызыксынуны арттыруга һәм фәнне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

10 гыйнвар көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларын (сыйныф җитәкчесе Р.М. Камалиева) «Мавыктыргыч фәннәр илендә» дип исемләнгән күргәзмә-викторинага чакырдылар. Чарада катнашучылар ике командага бүленде. Балалар өчен төрле-төрле кызыклы биремнәр әзерләнде. Ә чара азагында китапханәчеләр укучыларга китапханәнең уку процессында  тугры дус һәм ярдәмче булуын искәрттеләр.