«Закон минем турында, һәм закон минем өчен»
12 нче декабрь көнне Яңа Кырлай авыл мәктәбендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Закон минем турында, һәм закон минем өчен» (12 декабрь – РФ Конституциясе көне) хокукый сәгать үткәрелде. Укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы, Россиянең дәүләт символикасы (Флаг, герб, гимн) белән таныштылар. Шулай ук укучылар хокуклардан тыш, һәр гражданның бурычлары да барлыгын белделәр.Укучылар белән бергә басып, Россия гимнын җырладык. Чарага "РФ Конституциясе көне" дип аталган тематик китап күргәзмәсе әзерләнде.