Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк»

Декабрь аеның ункөнлеге - Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнелә. 9, 10 декабрь көннәрне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызда булган ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне  инвалидлар декадасы белән котладык. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.