Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Креатив туризм буенча киңәшмә"

«Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным» Габдулла Тукай.
21 ноябрь көнне Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан ачылачак Язучылар аллеясының монументаль композициясен булдыру, урынын билгеләү, креатив туризм һ. б. мәсьәләләр буенча зур киңәшмә узды. Авылыбызның   матур бүгенгесе, өметле киләчәге өчен җан-фәрман тырышкан язучылар, архитектура һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, Г. Тукай музей-комплексы директоры, районыбыз җитәкчеләре көн дәвамында түгәрәк өстәл артында кызыклы чыгышлар, тәкъдимнәр, бик кызу  бәхәсләр алып бардылар.