Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Татарстан флагы - республикабызның йөзе"

29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан  Яңа Кырлай  авылы китапханәсендә 4нче класс укучылары белән "Татарстан флагы - республикабызның йөзе"  дип исемләнгән тематик кичә узды. Укучыларны Татарстан флагының төсләре һәм аның тарихы белән таныштырдык. Татарстан республикасы рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы тарафыннан тәкъдим ителгән видеоязманы укучылар белән бергә карадык.