Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Мин - хөрмәткә лаеклы шәхес!”

28 ноябрь көнне Пушкин картасы кысаларында Яңа Кырлай авыл китапханәсендә яшьләр өчен "Мин - хөрмәткә лаеклы шәхес!” дип аталган тренинг уткәрелде. Әйләнә – тирәдәгеләр белән аралашу-һәр кеше тормышының мөһим аспекты. Әмма барысы да әңгәмәдәше белән уртак тел таба алмый. Тренингта катнашучылар «Аралашу нәрсә ул? " дигән сорауга җавап бирергә тырышып карадылар. Укучылар гадәти булмаган төрле уеннарда катнашып,  кызыклы биремнәр үтәп бер – берләрен тагында якыннанрак белделәр, үзләрен башка яктан ачтылар.