«Язмыш йомгакларын сүтәр өчен, Хәтерләрне кирәк яңарту»
7 май көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII халыкара акциясендә катнашты. Аның төп идеясе- 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларга сугышның иң якты эпизодлары турында әсәрләрне кычкырып уку һәм фикер алышу.
Яңа Кырлай урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары (15бала) белән китапханә хезмәткәрләре «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән укулар үткәрделәр. «Яшь геройлар» презентациясе ярдәмендә балаларны герой-пионерларның портретлары белән таныштырдылар. Аларга яшь геройларның өлкәннәр белән беррәттән хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы – төрле хәрби биремнәр һәм йөкләмәләр үтәве турында сөйләделәр. "Бөек Ватан сугышы турында 70 хикәя һәм шигырь"китабыннан хикәяләр укылды.
Геройларның гамәлләре һәм батырлыклары мәктәп укучыларын битараф калдырмады. Һәр герой турында һәм аларның нинди сыйфатларыга ия булулары, батырлыклары турында фикер алыштык.