"Без төрле, ләкин без бергә"
16 ноябрь - Толерантлык көне уңаеннан, Яңа Кырлай авылы китапханәчеләре мәктәптә озайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен "Без төрле, ләкин без бергә" дип исемләнгән чара уздырылды. Уеннар аша бер-беребезне аңларга, уңай сыйфатларны күрә, яхшыны яманнан аера белергә, игелек, шәфкатьлелекнең нәрсә икәнен аңларга өйрәндек. Янәшәдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында да онытырга ярамаганын һәрвакыт истә тотарга сүз бирдек.