"Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне"
30 октябрьдә-Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә Россиядә милли, социаль һәм башка билгеләр буенча үз карашлары өчен сәяси репрессиягә дучар ителгән һәм тоталитар дәүләтнең корбанына әверелгән кешеләрне искә алалар. Бу вакыйганы илнең барлык халкы билгеләп үтә. Шул уңайдан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылып укучыларыбызга тәкъдим ителде.