“Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”
19 октябрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә “Әтиләр сүзе – күңелнең күзе” дип исемләнгән чара уңаеннан китап укырга яратучы кечкенә балалар белән әтиләрен бәйрәм белән котладык. Аларга без кулдан ясаган открыткалар бүләк иттек, балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Әти – гади сүз генә түгел, малайлар өчен - үрнәк ул, кызлар өчен - горурлык. Тормышта ата-ананың роле бәяләп бетергесез - гаилә башлыгы һәм терәге, яклаучы, үрнәк һәм һәр бала өчен идеал алар. Ата булу – хөрмәтле һәм җаваплы вазифа. Әти кеше гаиләне оештырып торучы буларак бар авыр хезмәтне үз өстенә ала, әни кеше белән бергә бәхетле балалар үстерә, аякка торгыза, язмыш давылларыннан җимерелмәс дивар кебек саклый. Әти кеше – әле Ватан сагында торучы кеше. Рәхмәт сезгә, әтиләребез, без сезне чиксез яратабыз һәм хөрмәтлибез! Сау-сәламәт, шат күңелле һәм озын гомерле булыгыз.