Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел"

Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре авылыбыз, районыбызның төрле авылларыннан килгән укучыларны Арча районыннан чыккан зыялыларыбыз, язучылар белән таныштыруны дәвам итә. Бүгенге кичәдә якташ язучы шагыйрьләребез: профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифат Җамал, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары, балалар язучысы Вакыйф Нуриев, Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы, катнашты. Очрашу кичәсе укучылар чыгышлары белән үрелеп барды.