"Хөрмәт-иң зур бүләк!"
11 октябрь көнне Пушкин картасы кысаларында Яңа Кырлай авыл китапханәсендә укучылар өчен өлкән буын Кәбирова Ф., Сәйфуллина Р., Шакирова З., Кадыйрова Н., Сабирова С., Сәләхетдинова Г., Сәйфуллин И., Галимҗанова Р. һәм Әһлиева Р. белән очрашу кичәсе үткәрелде. Алар"Тукай-Кырлай"колхозында фермада сыер савучы булып эшләгән чакларындагы хатирәләре белән уртаклашытлар. Хезмәтләре тирән ихтирамга лаек булган тармакта һәр буынның үз маяклары бар иде. Укучылар алардан үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Үз вакытында алар авылдан читкә китәргә уйламаганнар, авыл чәчәк атсын өчен барысын да эшләргә әзер булганнар. Очрашуга килгән кунаклар укучыларыбызга авылдан китмәүләрен һәм эштән курыкмыйча эшләп үсүләрен теләделәр. Ул заманда төшерелгән фотосурәтләр ярдәмендә без бик матур презентация ясадык. Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Сәфәров Г.Г. ярдәме белән кунакларга бүләкләр әзерләнде.