Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Серле пәрәвез: Интернет ресурслары»

30 сентябрьдә Россиядә шактый яңа һәм гадәти булмаган бәйрәм – Интернет көне билгеләп үтелә. Интернет хәзер илебезнең күп халкы тормышының аерылгысыз өлеше.  Шул уңайдан 30 сентябрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә укучы яшьләр өчен «Серле пәрәвез: Интернет ресурслары» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Укучылар Интернет тарихына экскурсия ясадылар, Интернет челтәрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар: куркыныч ситуацияләрдән ничек котылырга; дустанә булмаган мөгамәлә очрагында үзеңне ничек тотарга; нинди куркынычсыз сайтлар бар һ.б. Интернет ресурслар турында китап күргәзмәседә тәкъдим ителде. Соңыннан яшьләр Интернетта үз – үзләрен тоту кагыйдәләре белән танышып, нинди сайтлар куркыныч булуы турында видео-ролик карадылар.