«Хәзинә тапкан әдип»
18 нче сентябрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә якташыбыз Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунҗан улы Ахуновның туган көне уңаеннан "Ак калфак" лылар белән «Хәзинә тапкан әдип» кичәсендә язучының тормыш юлын, иҗатын искә алдык.
Кичәдә катнашучылар өчен «Хәзинә тапкан әдип» китап күргәзмәлеге тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, 19 сентябрь көнне Яңа Кырлай китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен дә Г.А. Ахунов әсәрләре буенча күргәзмә-күзәтү үткәрелде.