Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Оригами - тылсымлы дөнья"

13 сентябрь көнне Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә "Оригами - тылсымлы дөнья" дип исемләнгән дәрес, мастер - класс узды. Бу дәрестә без балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, кәгазь сәнгатенең мавыктыргыч дөньясын күрсәттек һәм бергәләп китапка кыстыргычлар ясадык. Балалар кәгазьдән оригами ысулы белән ясау техникасын үзләштерделәр, бу аларның иҗади сәләтләрен һәм детальләргә игътибарларын үстерде. Эш барышында без оригами тарихы һәм аның төрле культуралардагы әһәмияте турында сөйләдек. Һәр укучы үз эшләнмәсен ясады. Чара балалар арасында команда рухын һәм аралашуны үстерүдә ярдәм булса, китапны бөкләми, чиста итеп укый алу- уңай хис-кичерешләр тудырды. Һәр укучы бу чарадан бик күп кызыклы мәгълүмат алып, үзләре ясаган китап кыстыргычларыннан канәгать калды.