Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Терроризмга каршы көрәштә төп көч — бердәмлек!" (12+)

сентябрь- террорчылыкка каршы теләктәшлек көнендә, Яңа Кырлай авылы китапханәсендә мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрелде.Чарада укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре турында белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Без терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләдек. Теракт барлыкка килгән вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле предметларны табуга һәм мондый хәл килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга икәнлегенә аерым игътибар бирделәр.Чарага китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, аның материаллары террорчылыкның нәтиҗәләре, корбаннары һәм рәхимсезлеге турында җентекләбрәк белергә мөмкинлек бирде.