Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Китаплар иле»нә мавыктыргыч сәяхәт.(6+)

Белем көнендә «Китаплар иле»нә (6+) экскурсия үткәрелде. Экскурсиягә булачак беренче сыйныф укучылары чакырылды, алар өчен уеннар, табышмаклар һәм әкияти викторина белән танып-белү, күңел ачу программасы әзерләнде. Беренче сыйныф укучылары китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, китапханәдән файдалануның һәм китаплар белән эш итүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр» ның нәрсә икәнен, һәр китапның үз урынында торуын белделәр. Ачык ишекләр көнендә безнең төп максат- беренче сыйныф укучыларын китаплар белән таныштыру һәм балаларның үзләре белән якыннан танышу.