«Бөек әләм — Россия флагы»
22нче август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.
Россия флагының өч төсе — Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр — ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була.
Балаларыбызда һәм оныкларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора.