"Һөнәр сайлау - җаваплы эш!"
27 июль көнне 19:00 сәгатьтә Яңа Кырлай авыл китапханәсендә яшүсмерләрнең күптөрле һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, тормыш юлын сайлауда ярдәм итү максаты белән яшьләр өчен китап күргәзмәсе оештырылды һәм «Һөнәри старт» үткәрелде. Һөнәр сайлау-һәр кеше тормышында мөһим адым, ул өлкән сыйныф укучылары өчен иң актуаль, мәктәп менә-менә артта калачак, һәм алга таба кая барырга икәнен билгеләргә кирәк. Әңгәмә барышында без максатка ирешү өчен белем, белгечлек, һөнәр алырга кирәклеген ачыкладык. Һөнәр-ул хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүнең төп төре. Һәр һөнәр безнең җәмгыять өчен мөһим: һөнәре булган кешенең үз урыны да, үз юлы да бар. Безнең илдә, төбәктә һәм районда хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында фикер алыштык. Яшьләргә шуны истә тотарга кирәк: һөнәр-кеше үз тормышын багышлый торган хезмәт, шуңа күрә дөрес юл сайлау кирәк.