Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Чәчәкләр - бакчаның, җирнең матурлыгы"

25 июль көнне 10:00 сәгатьтә Яңа Кырлай авыл китапханәсендә « Чәчәкләр – җирнең тере матурлыгы »дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Чәчәкләрнең матурлыгына сокланмыйча булмый. Чәчәкләр-җирнең тере матурлыгы, алар һәрвакыт кеше янында. Чәчәкләр турында бик күп әкиятләр, мифлар, риваятьләр төзелгән. Барлык чор һәм халыкларның шагыйрьләре һәм язучылары аларга мәдхия җырлаганнар. Рәссамнар аларны үз полотноларында сурәтләгәннәр, чәчәкләрне ясаганнар, металлга салганнар, таш өстенә уеп ясаганнар. Алар безгә бәйрәмнәрдә дә, эш көннәрендә дә кирәк, алар һәрвакыт безнең белән. Табигать нинди генә чәчәкләр барлыкка китермәгән. Тыйнак болын ромашкаларыннан алып Гүзәл орхидеяләргә кадәр. Чәчәкләр-табигатьнең иң җылы һәм иң назлы бүләге.