“ Кирәк түгел безгә арзан бәхет”
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 3нче декабрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе “ Кирәк түгел безгә арзан бәхет” әдәби тематик кичәсе уздырды.Кичәдә укучылар татарның күренекле инвалид-язучылары Фәнис Яруллин,Гакыйл Сәгыйров,Энҗе Мөэминова язмышы һәм иҗаты белән таныштылар.Шулай ук якташларыбыз-Радик Мөхәммәт, Галиәхмәт Шаһи,Раниф Шәрипов турында да сөйләдек.Укучылар алда саналган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан укыдылар. “Җилкәннәр җилдә сынала” ,Кирәк түгел миңа арзан бәхет” һәм “Яралы язмышлар”презентацияләре күрсәтелде.