Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Без булдырабыз! (Башлангыч класс укучыларына Мәдәни көндәлек тапшыру )

21нче октябрь көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбендә башлангыч класс укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашында башлангыч классларга Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Кичәбезнең беренче өлешендә көндәлекне тутыру тәртибе,үзләренең сайтларында битләрен ачып,ничек эшләргә кирәклеген өйрәттек,былтыргы беренчеләрнең эшләренә анализ ясадык.Иң күп китап укыган һәм мәдәни чараларда катнашып,тарихи урыннарда булган Шакирова Алсуны бүләкләдек.Ә икенче өлешендә укучылар “Культурный дневник первоклассника” ,”Казан” презентацияләрен карадылар.

         Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы  “Туган тел”җыры белән тәмамланды.