"Галиҗәнап китап – тылсымлы көч" - әдәби уен. (2019ел - Россиядә театр елы)
Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби-бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир. Ташкичү балалар бакчасы балалары белән әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларның сәләтләрен үстерү, балалар арасында дуслык тәрбияләү төп максат булып торды. Балаларга сәяхәткә чыгарга бүре комачауларга теләсәдә, барып чыкмады. Рус халык әкияте “Курочка ряба”, Л. Толстойның “Три медведя”, Ш. Перроның “Красная шапочка и серый волк”, Н. Носоның “Незнайка в стране чудес”, А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкият персонажларлары “Әдәби-пазл” җыюда да олгерлек күрсәттеләр. “Мине таны”, “Җитез балыкчы”, “Кем тизрәк?” уен ярышларда көч сынаштылар.