Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Мир чудес и превращений

Ташкичү авыл мәдәният йорты балалар өчен кунакчыллык күрсәтеп ишекләрен ачты. Бу көнне Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел олыларның да, балаларның да иң яраткан бәйрәме. Балалар Яңа ел костюмнарын киеп, әкият геройларына әверелделәр. Костюмнар төрледән төрле : әкият персонажлары һәм урман җәнлекләре. Кичәдә төрле маҗаралар, тылсымлы могҗизалар булды. Аларның берсе- : «Дөньяны яңа журналлар белән танып белегез» дип аталган сюрприз-күргәзмә. Күңелле музыка астында балалар "Кышкы табышмаклар"," Кыш бабай капчыгы белән уен", "Кем калды-шул җиңде", "Кем беренче?” уеннарында катнаштылар. Ә кечкенә дуслар "Әйе" һәм "Юк" сорау-җавап уенда катнаштылар. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар балаларны Яңа ел белән котладылар һәм  бүләкләр өләштеләр.