Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Волшебный и веселый празник Новый год!

  Яңа ел-олыларның да, балаларның да иң яраткан бәйрәме. Барысы да әкият могҗизалары, тылсымнар көтә-һәм алар, әлбәттә, була! Китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында, Ташкичү балалар бакчасы балаларына, шундый тылсымлы бәйрәм узды. Балалар театральләштерелгән тамашаны кызыксынып карадылар. Әкиятләр, көтелмәгән маҗаралар, җырлар, әйлән-бәйлән, биюләр, конкурслар, уеннар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Балаларга кунакка Убырлы карчык, төлке һәм куян, аю һәм Бүре, Кыш Бабай һәм Кар кызы кебек әкият персонажлары килде. Көтмәгәндә балаларның күңел ачуларын Убырлы карчык боза, ул Африкага Кар кызын җибәрә. Балалар Кар кызын кире кайтарырга ашыгалар. Кыш бабай балалар белән «Кар бөртеге» уенын уйнады. Чакырылган кунаклар – әниләре һәм әтиләре алдында һәр бала, әлбәттә, үз осталыкларын күрсәтергә теләде. Алар шигырләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Яңа ел бәйрәме бүләкләр салынган зур капчык белән тәмамланды.