Книга зерколо жизни
Менә 2025 ел тәмамлана да инде. Бу ел эчендә китапханәнең яшь укучылары күп укыдылар, чараларда катнаштылар, күп яңалыклар белделәр. Китап укучылар белән үзләренең дөньяга карашларын киңәйтергә, яраткан китаплары, китапка сакчыл караш турында сөйләшергә һәм, гомумән, китапка бәйрәм оештырырга булдык. Бәйрәмебез адресына котлау телеграммасы килде. Тик менә бәла, телеграммага кул куелмаган, әмма балалар белднләр, чөнки алар күп укыган. Кичә барышында ике китап турындагы әкият тыңладык. Бу-бер китапның яхшы кулларга, икенчесенең неряха кулына эләгүе турындагы хикәя. Бу әкиятне тыңлагач, без китапка сак карау турында сөйләштек һәм китапларны зур җаваплылык белән «дәваладык»: аларны сак кына ябыштырдык һәм китапның үзе белән таныштык.