Основа счастья-молитва матерей. Бәхет нигезе-әниләрнең догасы (К Дню матери)
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Ташкичү китапханәсендә әлеге датага багышланган кичә үткәрелде. Кичә Фәнис Яруллинның Әнинең бәхете нәрсәдә? дигән шигырь белән башланып китте. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп, танып белү һәм күңел ачу уеннары тәкъдим ителде. Шулай ук әниләр турында бик күп әсәрләр язылуы, җырлар, шигырьләр иҗат ителүе турында да сөйләнелде. Әниләргә, татар язучыларына багышланган шигырьләр укылды. Укучылар өчен яраткан "Сөембикә", "Гаилә учагы", "Сәхнә" журналларыннан "Для вас хозяюшки" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.