Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Салават күперендә ниләр бар?

   Ташкичү авыл китапханәсендә, яшь укучыларны вакытлы матбугат белән таныштыру максатында, информация көне узды. Бу көн китапханәгә яңа яшь укучыларны җәлеп итте. Укучыларга  «Салават күпере» җурналын тәкъдим ителде. Көн дәвамында, китапханә кулланучылары, балалар журналлары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар әлеге журналларда танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы турында мәгълүмат алдылар. Журнал битләрендәге биремнәрне, табышмакларны чиштеләр.