Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Осень в гостях

Ташкичү авыл китапханәсе күчмә китапханә белән Мәмсә балалар бакчасында эшләде. Кичә уен формасында узды. Балаларга тәкъдим ителде хәрефләр җыелмасы һәм шушы хәрефләр ярдәмендә нинди агач яфрагы икәнлеген белергә кирәк иде. Көзге яфрак ярдәмендә балалар “Ничек дөрес тукланырга кирәк?", "Сезнең түтәлдә нинди яшелчәләр үсә?", "Нинди яшелчәләр витаминнарга бай?” дигән сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм азагына нәни китап укучылар “Салават күпере” журналы белән таныштылар. Журнал битендәге уеннарны уйнадылар.