Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Бездә кунак!

Бүген Ташкичү мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә бер төркем Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары булдылар. “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбль кызлары ишек төбеннән матур җырлары белән каршы алды кунакларны. Авыл китапханәсенә автор Рәвил Шибаев шигырьләр җыентыклары, Дибәҗә Каюмованың Былбыл бакча исемле китаплар бүләк иттеләр.