Кулыбыз эш белсә, киләчәгебез якты булыр
Ташкичү китапханә китап укучылары өчен, кулъяулык чигүгә багышланган мастер-класс үткәрелде. Мастер-класска Валиева Тәнзилә чакырылды. Мин, китапханәче буларак, үсеп килүче буынны татар халык традицияләре, фольклоры, чигү һәм туку сәнгате һәм халык авыз иҗаты белән таныштырдым. Халыкның сәнгате һәм гореф-гадәтләре аның тарихы, дине, көнкүреш үзенчәлекләре, сәүдә багланышлары белән бәйләнгән. Мастер-класста кызлар роза чәчәге чигеп карадылар. Ә чигү өчен ак тукыма һәм махсус җепләр – мулине кулландылар. "Татар бизәкләрен ясау тарихы" исемле китап күргәзмәсе янәшәсендә, чигелгән кулъяулыклардан күргәзмә урнашты.