Йөрәк җылысын бүләк итәбез
Өлкәннәр өчен 7 октябрь көнне ял кичәсе үткәрелде. Чөнки өлкән укучылар өчен-бәйрәм генә түгел, ә бер-берсе белән аралашу өчен тагын бер мөмкинлек тә. Чакырылган укучылар өчен җыр һәм шигырьләрдән торган бәйрәм программасы әзерләнде. Алар викторина һәм «Угадай и спой» конкурсында актив катнаштылар. Әлеге чарага “Хуҗабикәләр сезнең өчен” исемле "Гаилә учагы", "Сөембикә", "Сәхна" журналлардан торган экспресс-күргәзмә тәгъдим ителде. Очрашу уңайлы һәм шатлыклы атмосферада узды. Җылы әңгәмә барышында катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр, тормыштан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Бу искиткеч көн игелек һәм хөрмәт көне буларак узды. Кич дәвамында өлкән буын кешеләре үз адресына чын күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф һәм актив озын гомер теләкләрен ишеттеләр.