Тик ил өчен геройларча дигән, хәбәр генә кайтты бу якка
Ташкичү мәдәният йортында язучы, җурналист, «Мәғариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова белән очрашу һәм “Энекәш” исемле китап тәкъдим итү кичәсе узды. Бу китапка “Энекәш” исемле повесть һәм 8 хикәя кергән. Авторның төп коралы-теленең халыкчан булуы, әсәрләре бер сулышта укылуы, тормышны сизгер тоемлап, аны үз йөрәге аша уздырып, үзенчәлекле образлар тудыруы. Танылган журналист, язучы Гөлүсә Закирова үзенең китабында абыйсы Илнур Закировның һәм 2022 елның 24 февралендә башланган махсус операциягә бәйле рәвештә фронтка киткән башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Авыл егетләренең алгы сызыктагы батырлыклары турында. “Энекәш” исемле китап бердән-бер татар телендә язып бастырылган китап. “Мин яздым бу китапны, чөнки миңа якын кешем өчен бик авыр иде. Бу авыр халәтне ничек тә булса җиңеләйтү өчен. Мондый минутларда, ярый, күңелеңне кәгазьгә бушату мөмкинлеге бар әле, дип уйладым. Китап безнең гаилә белән бәйле. Геройларның һәрберсенең прототибы бар.”- дип сөйләде автор. Кичә матур җырлар, шигырь юллары белән үрелеп барды.