30 сентябрь көнне Ташкичү авылында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының иҗтимагый советын каршы алдык
30 сентябрь көнне Ташкичү авылында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының иҗтимагый советын каршы алдык. Ташкичү мәдәният йортында “Өммегөлсем” халык фольклор коллектив кызлары җырлап каршы алдылар. Мәдәният йөрты эшчәнлеге белән презинтация ярдәмендә таныштылар. Китапханәдә “Яши хисләренә уралып...” исем астында китап күргәзмәсе аша һәвәскәр язучы Насибуллина Рузалия китаплары һәм иҗаты белән таныштылар. Рузалия Насибуллинаның “Атылган йолдыз” китабына тукталып якыннан таныштырдым. Бу китапта авторның “Атылган йолдыз” дип исемләнгән повесте һәм тормышчан, гыйбрәтле хикәяләре урын алган. Аның кыска хикәяләрен укыганда да зур дулкынлану кичерәсең, шуңа да аны укучылар бик тиз үз итә, язмаларын һәрдаим көтеп алалар. “Атылган йолдыз” әсәреннән өзек карарга тәгъдим ителде.