Һәр җәүһәрдә халкым тарихы
“Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” дип аталган кичә эстетик тәрбиягә багышланды. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә-милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы-сафлык билгесе. Яүлыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегерәк безнең әбиләр, әниләр башларына өчпочмаклы яулык белән ак киндердән киселгән озынча яулык бәйләп йөргәннәр. Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулаклар киң тарала. Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә.Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә. Ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яүлыкның үзен таратып аркага төшерә, ә бу, элекеге гадәт буенча, баш, муен, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кичә барышынды безнең кызларыбызда дүртпочмаклап яулык бәйләп карады. Шулай ук китап күргәзмәсеннән Ризаеддин Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсийхәт”, Кызлар энциклопедиясе “Матур буласым килә..” китаплары белән таныштылар.