Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең, күге аяз, җире гел чәчәк. Хайруллин Фирдүс белән очрашу (СВО)

Ташкичү мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашкан, Мәмсә авылы егете Хайруллин Фирдус белән очрашу киче узды. Ул махсус операциядән отпускага кайтты. Кичә барышында Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Рәдис Харис улы, Фирдуснең туганнары, күршеләре гаиләсенә һәм әнисе Нәзирә ханымга изге теләкләрен җиткезделәр. Шулай ук лаеклы ялдагы укытучыларыбыз Камалиева Мәвҗидә, Мухаммадиева Нурия апаларыбыз мәктәп чорындагы кызыклы истәлекләрне искә төшереп сөйләделәр. Әнисе Нәзирә ханым авыл халкына, авыл җирлеге җитәкчесенә, мәдәният хезмәткәрләренә гуманитар ярдәме җыюны оештырган өчен, һәрвакыт ярдәм итеп торган өчен, мең, мең рәхмәтләрен җиткезде. Соңыннан Фирдүснең үзенә һәм гаиләсенә сүз бирелде.  Матур, җылы, шул ук вакытта моңсу да кичәбез матур җырлар, туган якка мәхәббәт белдергән шигырь юллары белән үрелеп барды.