Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Мин бәхетле язучы (М. Маликова)

“Мин бәхетле язучы” (М. Маликова)  Бөтендөнья китап сөючеләр көненә багышланды. Бу көн китапханәдә яңа кайткан китапларга багышланды, ә китапханә укучылары бу китаплар белщн танышып өйләренә алып кайта алдылар. Китапханәдә яңа китаплар-ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Алар үзләре өчен теләсә нинди зәвыкка яңа китап сайлый алдылар. Күргәзмәдә Мәдинә Маликова, Равиль Сабыр, Зульфата Хәким, Айгиз Баймөхаммәт  китаплары – матур әдәбият тәкъдим ителде. Танып белү һәм үстерү китаплары: Шаһиевның «Могҗизалар китабы», «С. Хәмидуллинның «И помнит мир» исемле китабы. Шулай ук иллюстрацияле хикәяләр һәм күңелле шигырьләр. Яшь укучылар таушалган китапларга ремонт ясадылар һәм аларны сак кына ябыштырдылар. Бу көнне газета-журналлардагы яңалыкларны да читләтеп үтмәдек. Чөнки вакытлы матбугат безнең районда һәм илдә барган вакыйгалар турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирә. Чара барышында укучылар үзләренең яраткан язучылары һәм китаплары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.