Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Утлы еллар кайтавазы (День памяти и скорби)

  Китапханәдә Ватан, батырлык, дан турында китап күргәзмәсенә күзәтү-уйлану, 22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне буларак узды. Ул безгә сугыш кырларында һәлак булган, фашист лагерьларында җәфаланган, Бөек Ватан сугышы елларында ачлыктан үлгәнне искә төшерә. Китап күргәзмәсе әлеге датага багышланган китаплардан төзелде. Болар: Президент М.Ш. Шәймиев Указы нигезендә басылган «Хәтер» кебек китаплар, анда Татарстанның Арча һәм Әтнә районнарында туып-үскән, сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, сугышта һәлак булган, госпитальләрдә үлгән, хәбәрсез югалган кешеләрнең кайгылы исемлеге бар. Икенче китап - "Татарстан Республикасы Тыл Геройлары". Китап "Хәтер" һәм "Алар җиңү белән кайттылар" китапларының дәвамы булып тора. Китап шулай ук Арча районына, сугыш елларында завод-фабрикаларда, кырларда һәм фермаларда, төзелешләрдә, мәктәпләрдә хезмәт куйган якташларына багышлана. Бу томда Арча районының 11257 тыл хезмәтчәне турында мәгълүмат тупланган. Күзәтү барышында коточкыч вакыйгалар турында шигырьләр яңгырады, сугыш елларында илебез кичергән югалтулар турында фак мәгълүматлар китерелде. Ватанны сакларга киткән авылдашларны, аларның сугышчан хәрәкәтләрен, батырлыкларын искә алынды.