Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Герои живущие в душе.

Ташкичү авыл китапханәсе китапханә укучыларын уен-викторинада катнашырга чакырды. Танып белү уен-викторинасында сүз Бөек Ватан сугышы турында барды. Викторина дүрт этапта узды. Беренче этап – «Истәлекле даталар», икенче этап – «Фронтовик язучылар», өченчесе – «Герой – шәһәрләр», дүртенчесе – «Җиңү символлары». Кичә барышында Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчысының батырлыгы турында кызыклы әңгәмә узды.