Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Бәйрәмнәрнең таҗы – Сабантуйлар !

Сабантуй бәйрәме үзенчә матур, үзенчә серле бәйрәм. Ташкичү авылында, гореф-гадәтләрне саклап, “Өммегөлсем” халык фольклор коллектив кызлары яшьләр белән берлектә Сабантуйга бүләк җыйдылар. Авыл халкы әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар, изге теләкләрен җиткезделәр. Ә балаларга әлбәттә тә-томнар өләштеләр. Авыл шау гөр килеп торды. Гармунга кушылып Өммегөлсемчеләр җырлап җыйдылар бүләкне.