Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Мама, бабушка и я – рукодельная семья.

  Ташкичү балалар бакчасының яшь китап укучылары өчен, кулъяулык чигүгә багышланган мастер-класс үткәрелде. Мастер-класска балалар бакчасында тәрбияләнүче бер баланың әбисе чакырылды. Мин, китапханәче буларак, үсеп килүче буынны татар халык традицияләре, фольклоры, чигү һәм туку сәнгате һәм халык авыз иҗаты белән таныштырдым. Халыкның сәнгате һәм гореф-гадәтләре аның тарихы, дине, көнкүреш үзенчәлекләре, сәүдә багланышлары белән бәйләнгән. Мастер-класста кызлар роза чәчәге чигеп карадылар. Ә чигү өчен ак тукыма һәм махсус җепләр – мулине кулландылар. "Татар бизәкләрен ясау тарихы" исемле китап күргәзмәсе янәшәсендә, Гөлфия Мәгъсүмованың кул эшләре чигелгән кулъяулыклардан күргәзмә урнашты.