Тыныч булсын күгебез
Ташкичү мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә патриотик чара узды. Чарага сугыш чоры балаларын, хезмәт ветераннары чәй табыны артына чакырылды. Кичәдә Җирдә тынычлык булуын теләп җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, "Онытылмас хәтирәләр" исем астында китап күргәзмәсе белән таныштылар.