«Читаем детям о войне» Халыкара акция
Ташкичү авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясендә катнашты. Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланды. Чара барышында Валентин Катаевның «Сын полка», Михаил Шолоховның «Судьба человека», Борис Васильевның «А зори здесь тихие..» әсәрләре укылды. Бу хикәяләрне укыгач, укучылар сугышның кырыс дөреслеген һәм фаҗигасен күз алдына китерә алдылар. Валентин Катаевның «Сын полка» әсәрендә малай Вани Солнцевның авыр язмышы турында сөйләнелә, ул разведчикларга хәрби биремнәрне үтәргә ярдәм иткән. Акция барышында китап укчыларга совет халкының батырлыгын хәтерләргә һәм күптән көтелгән җиңүнең бәясен белергә кирәклеген аңлатылды.