Герои детских сказок (Г. Тукай)
Ташкичү авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган китапханә дәресе үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре Габдулла Тукай әкиятләренең әдәби геройларына әверелделәр. Болар - "Су анасы"," Шүрәле"," Кәҗә белән Сарык"," Бала белән Күбәк","Кызыл шәкерт". Чара барышында балалар Габдулла Тукайның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр. Әкият персонажы «Су анасы» викторина сорауларына да җавап бирделәр. «Кемдә алтын тарак», «Бу өзек кайсы әкияттән», «Бу предметлар кайсы әкияттән» дигән конкурсларда яратып катнаштылар. Шулай ук "Тукай әкиятче" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу чара әкиятләр дөньясына матур сәяхәт булып узгандыр дип ышанам.